«Журналлар калейдоскобы»: китапханә дәресе (0+)

20 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында нәни китап сөючеләр өчен «Журналлар калейдоскобы» дигән китапханә дәресе уздырды.

Библиотечный калейдоскоп
1
2
3
4
5

Китапханәче балаларны беренче журналларның барлыкка килү тарихы, тышлык турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәнең яшь китап сөючеләр өчен нинди вакытлы матбугат басмаларын яздырып алдыруы, газетаның журналдан нәрсә белән аерылуы һәм эчтәлекләре буенча аларның нинди булулары турында белде. Зур кызыксыну белән «АБВГД», «Тошка», «Читайка», «Мурзилка», «Филя», «Том и Джерри» һ.б. журналларны карадылар һәм өйрәнделәр. Вакытлы матбугат басмаларындагы мавыктыргыч сәхифәләр, табышмаклар һәм уеннар чараны тагын да кызыклырак һәм күңеллерәк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: